«Бөртектән икмәккә кадәр»: танып белү программасы (6+)
21 октябрь көнне Бөтендөнья икмәк көнен бәйрәм итү кысаларында 10 нчы санлы китапханәнең яшь кунаклары «Сәламәтлек иле»нә мавыктыргыч сәяхәт кылды. Әлеге вакыйга уңаеннан китапханә «Бөртектән икмәккә кадәр» дигән кызыклы танып белү программасы әзерләде. Чарада катнашучылар бодайның кайда үсүе, бер бөтен икмәк пешерү өчен күпме бодай бөртеге кирәк булуы, ипи пешерүче кешеләрнең ничек аталуы, икмәк уңышын ничек җыюлары һәм, ниһаять, элекке заманнарда кешеләрнең икмәкне ничек үстерүе турында мәгълүмат алды. |